Мәдәният министры Ирада Әюпова Үзбәкстан Республикасы Дәүләт сатира театры директоры Фатих Җәләлов белән очрашты.
Очрашуда театрның сәнгать җитәкчесе Хәйрулла Сәгъдиев, Г.Камал исемендәге театр директоры Илфир Якупов, халыкара хезмәттәшлек бүлеге башлыгы Виктория Даутова катнашты.
Әңгәмә барышында Үзбәк театрының Татарстанга гастрольләре, Ташкент өлкәсе Мәдәният көннәрен үткәрү, параллель гастрольләр программасы буенча фикер алыштылар.
"Дуслык күперләрен төзү һәрвакыт авыррак. Безнең мәдәниятләребез гаять бай һәм мондый чаралар үткәрү халыкларыбыз арасындагы дуслыкны ныгытуга ярдәм итә. Шуның белән без бер-беребезне ишетергә һәм хөрмәт итәргә, берләштергән карарларны табарга өйрәнәбез ", - мәдәният министры Ирада Әюпова.