Татарстан Республикасында «үзешчән халык иҗат коллективы» исемен раслауга заявкаларны карау дәвам итә.
Сәнгать советы әгъзалары 3-4 октябрьдә Ютазы һәм Баулы районнарында үзләренең «үзешчән халык иҗат коллективы» исемен раслатырга теләк белдергән 13 коллективның чыгышын карап тикшерделәр.
Алар арасында «Зярдон» удмурт халык фольклор ансамбле, «Нәүрүз» татар фольклор ансамбле, «Калинушка» вокаль ансамбле, «Чишмә», «Зифа», «Монсар» ансамбльләре, «Тальянка» гармунчылар ансамбле, «Сударушка» фольклор рус ансамбле, «Тарават» чуваш фольклор ансамбле бар иде. Комиссия әгъзалары коллективларның әзерлеге югары дәрәҗәдә булуын һәм аларның эшчәнлеге системалы алып барылуын билгеләп үттеләр. Әлеге коллективлар комиссия тарафыннан «үзешчән халык иҗат коллективы» исемен раслау өчен Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгына тәкъдим ителәчәкләр.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте