4 октябрьдә В.И.Качалов исемендәге Казан академия рус Зур драма театры «Чия бакчасы» спектакле белән 223 нче сезонын ача. Сезонны ачу тантанасы, былтыргы кебек үк, Кече сәхнәдә узачак.
Төп сәхнәне реконструкцияләү белән бәйле рәвештә театр шактый кыенлыклар кичерә. Казанда 4 спектакль уйнагач, качаловлылар Россия театры туган төбәккә – Ярославльгә китә. Биредә алар 12 октябрьдә Волков театры сәхнәсендә «Пиковая дама» театраль фантазиясен уйнаулары белән ике атналык гастрольләрен башлап җибәрәчәкләр.