3 октябрьдә «Замана шартларында мәдәни-күңел ачу учреждениеләре эшчәнлеге» дигән республика семинары узды

2013 елның 4 октябре, җомга

3 октябрьдә Аксубай муниципаль районы мәдәният йортында «Замана шартларында мәдәни-күңел ачу учреждениеләре эшчәнлеге» дигән республика семинары узды.  

Семинарда Яңа Чишмә, Чирмешән, Аксубай муниципаль районнарының мәдәни-күңел ачу учреждениеләре белгечләре катнашты.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге бүлеге мөдире Р.Р. Дедюлева «Замана шартларында мәдәни-күңел ачу учреждениеләре эшчәнлеге» дигән темага нотык сөйләде.  

Семинар кысаларында  «Мәдәни-күңел ачу учреждениеләре эшчәнлеге эш кәгазьләрен рәсмиләштерү һәм аларның эшчәнлеген планлаштыру», «Авылның максатчан аудиториясен күздә тотып клуб оешмалары эшчәнлеген кору» практикумнары уздырылды.

Семинарда катнашучыларны Аксубай муниципаль районы мәдәни-күңел ачу   учреждениеләренең 14 клуб оешмасы эшчәнлеге белән таныштырдылар.

Мәдәният йорты фойесында клуб оешмаларында катнашучылар тарафыннан эшләнгән декоратив-гамәли сәнгать әсәрләре күргәзмәсе оештырылган иде.  

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International