Бу көннәрдә Гостиный Дворда Россиянең үзендә «Казан Идел буе халыкларының традицион костюмы» дигән уникаль тарихи-этнографик күргәзмә тәкъдим ителде, ул элек зур уңыш белән Казан Кремлендә һәм Россия Федерациясе Советында тәкъдир ителде. Проектны тәкъдир итү Мәскәүдә «Уникаль Россия» IV Сәнгать-сәнәгать күргәзмә-форумын уздыру кысаларында узды.
Күргәзмә-форумда Россиянең 78 төбәге катнаша, анда ул декоратив-гамәли һәм зәркән сәнгате, халык сәнгать һөнәрләре өлкәсендә үз казанышларын һәм күпмилләтле халыкның традицион мәдәниятен һәм рухи-әхлакый кыйммәтләрен саклау, өйрәнү һәм популярлаштыру буенча уңышлы тәҗрибәләрен күрсәтә.
Күргәзмә-форум төрле сәнгать һәм осталык төрләре буенча 20 экспозиция тәкъдим итә: рәсем һәм борынгы әйберләр, монументаль сәнгать, нәфис курчаклар һәм зәркән эшләнмәләр, тарихи реконструкцияләр, күргәзмә программасында күп өлешен традицион киемдә мәдәни код күрсәтү алып тора, күргәзмәдә махсус блок белән пасха традицияләре тәкъдим ителгән. Үз эшләрен Татарстан, Кырым, Приморье крае, Бурятия, Тыва, Камчатка, Волгоград һәм Калуга өлкәләре, Мәскәү, Санкт-Петербург һәм башка регионнардан осталар тәкъдим итте. Күргәзмә-форум эше барышында эшлекле, мәдәни һәм конкурс программасы, модалы күрсәтүләр һәм төрле презентацияләр планлаштырылган.
Күргәзмә-форумда катнашучылар һәм кунаклар адресына котлауларны Россия Федерациясе Президенты В.В. Путин җибәрде: "Шундый кыска вакыт эчендә сезнең иҗади һәм чын-чынлап матур проектыгызның киң танылу алуы сөендерә, башкаланың һәм бөтен Россиянең мәдәни, иҗтимагый тормышында зур вакыйга булды. Күргәзмә ел саен үз мәйданчыкларында талантлы осталарны һәм төрле төбәкләрдән күп санлы сәнгать сөючеләрне берләштерә, күпмилләтле илебез данын тоткан үзенчәлекле традицияләрне һәм гореф-гадәтләрне, сәнгати халык кәсепләрен саклап калу һәм популярлаштыруның мөһим эшенә хезмәт итә.