ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле Җиңү көне хөрмәтенә спектакль бирәчәк

2024 елның 3 мае, җомга

6 майда Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе бинасында ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле “Бөек Җиңү - бөек халык!” дигән концерт программасы бирәчәк. Аны Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгына багышлаячаклар.

Программа «Дружба» вокаль-хореография композициясе белән тәмамланачак. Анда Россия халыкларының фольклоры һәм традицияләре үрелгән.

Концерт 18.30 сәгатьтә башлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International