Татарстан-Иран. Мәдәни элемтәләр

2024 елның 2 мае, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Мәдәният министрлыгында Ирада Әюпованың Иран Ислам Республикасының Казандагы Генераль консулы Давуд Мирзахани белән очрашуы узды.

Очрашуда министрның беренче урынбасары Юлия Әдгамова, халыкара хезмәттәшлек бүлеге башлыгы Виктория Даутова һәм Иран Ислам Республикасының Казандагы консулы Монсур Хоссейни катнашты.

Яклар Казанда Иран рәссамнары күргәзмәсен оештыру мөмкинлеге, үзара мәдәният һәм гавами лекцияләр көннәре үткәрү, тарихи-мәдәни мирасны реставрацияләү өлкәсендә хезмәттәшлек турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International