Татарстан Республикасы Милли музеенда Җиңү байрагын күрсәтәчәкләр

2024 елның 2 мае, пәнҗешәмбе

6 майда Татарстан Республикасы Милли музеенда «Байрак - Җиңү символы» традицион акциясе узачак. Чара Җиңү бәйрәменә багышланган.

Музей фондыннан 146 нчы укчы дивизиянең 280 нче артиллерия полкы байрагын тантаналы рәвештә алып чыгачаклар, ул Татарстан АССР территориясендә формалаштырылган һәм Берлин штурмында катнашкан. Байракны музей экспозициясенә алып чыгу мактаулы каравыл озатуында узачак.

Башлана 12.00 сәгатьтә. “Байрак - Җиңү символы” акциясе кысаларында барлык чараларга керү ирекле. Көн дәвамында музейга билетлар буенча керү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International