Ижауда «Театраль Идел буе» фестиваленең V сезоны финалы булды

2024 елның 25 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген Ижевск шәһәрендә «Театраль Идел буе» балалар һәм яшьләр театр коллективлары фестиваленең V сезонының округ финалында Фестиваль җиңүчеләрен бүләкләделәр. «Апуш» иҗат берләшмәсенең «Без» татар театр студиясенең «Кечтүк» спектакле белән Татарстан Республикасын тәкъдим итүче «Балалар театр коллективлары һәм студиясе» номинациясендә 2 урын өчен бүләк тапшырдылар, шулай ук коллективка спектакльнең иң матур бизәлеше өчен бүләк тапшырдылар. Спектакльнең рәссамы Анастасия Бузунеева булды. Попеско Яне Андреевнага Татарстан Республикасыннан яшь рәссамга "Театраль Идел буе" балалар һәм яшьләр коллективлары фестиваленең V сезонының иң яхшы афишаларын яки округ этабының плакатын иң яхшы эшләүгә Конкурсның яшьләр номинациясендә җиңү өчен бүләк тапшырдылар.

Искәртеп узабыз, бүген Удмуртия Республикасы башкаласында Идел буе федераль округының 14 төбәгеннән Фестиваль финалистлары җыелды. Фестивальне оештыручылар катнашучылар өчен күңел ачу һәм белем бирү программасы әзерләде. Финалистлар Удмуртия Республикасының төрле мәдәни мәйданчыкларында үзләренең җиңүле спектакльләрен күрсәттеләр. Удмурт Республикасы Дәүләт курчак театрында 24 апрельдә «Без» татар театр студиясе «Апуш» иҗат берләшмәсенең «Кечтүк» спектаклен тәкъдим итте. Спектакль өстендә драматург, режиссер, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Илгиз Зәйниев, режиссерлар - ТР халык артисты Зөлфия Вәлиева, ТРның атказанган артисты Миләүшә Шәйхетдинова эшләде.

Фестивальне оештыручы булып Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Аппараты тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International