2024 елның 19-20 апрелендә «Апуш» иҗат берләшмәсенең «Без» балалар театр студиясе, ул «Балалар театр коллективлары һәм студиясе» номинациясендә 2 нче урынны алган, «Театраль Идел буе» балалар һәм яшьләр театр коллективлары фестиваленең V сезонында Фестивальне популярлаштыру кысаларында Чаллы шәһәренә гастрольләр белән барды.
Шулай ук «Апуш» балалар татар театр студиясе Аяз Гыйләҗев исемендәге Яр Чаллы дәүләт татар драма театрында XIX Бөтенроссия театр-фестивалендә катнашты. Фестиваль-форумда бөтен Россиядән килгән театрлар үзләренең иң яхшы спектакльләре белән җыелды.
"Апуш" балалар татар театр студиясе "Беркөнне ярминкәдә..." спектакле белән чыгыш ясады. Режиссерлар: Зөлфия Вәлиева, Миләүшә Шәйхетдинова.
Исегезгә төшерәбез, быел фестивальдә Татарстан Республикасын «Балалар театр коллективлары һәм студияләре» номинациясендә «Без» иҗат берләшмәсенең «Апуш» балалар татар театр студиясе тәкъдим итте. Ул 2 нче урынны яулады. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Татарстан Республикасыннан балалар театр коллективы спектакле «Иң яхшы сәнгать бизәлеше» номинациясендә дә билгеләп үтелде. Спектакльнең рәссамы - Анастасия Бузунеева.