Татарстан халыклары дуслыгы йортында «Идел буе варислары» халык сәнгате фестиваль-конкурсына йомгак ясалды. Чарада мәктәпкәчә яшьтәге балалар Идел буе халыкларының милли җырлары һәм биюләре белән чыгыш ясады.
Чарада Татарстан Халыклар ассамблеясе Советы Башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Вәлиуллин, Татарстан халыклары Дуслыгы йорты директоры Тимур Кадыйров, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары - Мәдәният һәм спорт буенча комитет җитәкчесе Разил Зиннәтуллин, шулай ук Татарстан Башкортстанының милли мәдәни автономиясе рәисе урынбасары Тимур Йосыпов катнашты.
Конкурсны Казан шәһәре Совет районының «Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 187 катнаш төрдәге балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе, Татарстан Республикасының Төбәк милли мәдәни автономиясе, Мостай Кәрим исемендәге фонд оештыра.