Татарстан Республикасы Композиторлар союзы бинасында композитор Миләүшә Хайруллина концерты узачак

2024 елның 18 апреле, пәнҗешәмбе

24 апрель 18:00 сәг. Татарстан Республикасы Композиторлар союзы бинасында (Лобачевский ур.,10) композитор Миләүшә Хайруллина балалар өчен «Тукай мәйданы» фортепиано музыкасына багышланган авторлык концертына чакырабыз.

Концертның исеме «Тукай мәйданы» дип аталуы юкка түгел, чөнки кичәдә сезне «Тукай мәйданы» метро станциясенең мозаикаларына һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукай әсәрләренә нигезләнеп иҗат ителгән яңа музыкаль цикл премьерасы көтә.

Концертта «Искусство жить» мәдәни-агарту үзәге ярдәме белән нәшер ителгән «Тукай мәйданы» җыентыгын тәкъдим итү дә узачак. Циклга кергән музыкаль пьесалар җыентыгы беркемне дә битараф калдырмас дип өметләнәбез.

Казан дәүләт консерваториясе каршындагы махсус урта музыкаль белем бирү музыка мәктәбе укучылары композиторның өч циклын башкарачак: «Уенчыклар», «Тукай мәйданы» һәм «Әкияттә кунакта». Кереш сүз белән ТР халык артисты, профессор Флора Ибрһаим кызы Хасанова чыгыш ясаячак, концертның алып баручылары – Мәрьям Җаппарова һәм Кәрим Галиев.

Керү ирекле, сылтама буенча регистрация үтү сорала: https://milyausha-khayrullina.timepad.ru/event/2817689

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International