18 апрельдә Халыкара һәйкәлләрне һәм тарихи урыннарны саклау көне билгеләп үтелә.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы «Хәтер өмәсе» акциясен башлап җибәрә.
Акция 18 апрельдән 10 майга кадәр уза.
Акция кысаларында Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, мәдәният учреждениеләре, муниципаль районнарның башкарма комитетлары, иҗади берлекләр, иҗтимагый оешмалар белән берлектә, танылган мәдәният, фән, мәгариф һәм журналистика эшлеклеләрен күмү урыннарын «Хәтер» исеме астында җыю буенча чара үткәрә.
Төп максаты - мәдәният эшлеклеләренә хәтер һәм хөрмәт белдерү, карауга мохтаҗ кабер-ташларда тәртип урнаштыру.
Акциягә теләге булган һәркем кушыла ала.
Исегезгә төшерәбез, узган ел акция кысаларында Арча һәм Яңа Татар зиратларында тәртип урнаштырылды.