Казанда Сабантуйны оештыручылар өчен семинар башланды

2024 елның 17 апреле, чәршәмбе

2024 елның 16 апрелендә Казанда «Халык бәйрәме Сабантуйны оештыру һәм уздыру методикасы һәм технологиясе» семинар-практикумы ачылды. Чараның рәсми ачылышы Габдулла Тукай әдәби музеенда узды.

Семинар Россиянең төрле төбәкләреннән һәм чит илләрдән Сабантуй бәйрәмен оештыру өчен билгеләнгән. Чараны "Таткультресурсцентр" ДБУ Бөтендөнья татар конгрессы белән берлектә үткәрә.

Семинар-практика ел саен уза һәм катнашучыларның географиясен елдан-ел киңәйтә. Быел чарага 40 кеше - Россия Федерациясенең 23 төбәге һәм 2 чит ил: Казахстан һәм Төркия вәкилләре килде.

Семинар кысаларында укуда катнашучылар Сабантуй бәйрәмен оештыруның һәм уздыруның төп принциплары, шәһәр мохитендә йола-бәйрәм культурасын торгызу технологиясе белән танышачак, бәйрәмнең музыкаль фольклоры, Сабантуйның осталары һәм хуҗалыклары турында беләчәк. Шулай ук аларга татар халкының традицион бәйрәм костюмы, татар костюмы классификациясе, традицион көрәш буенча ярышлар уздыру турында һәм башка бик күп нәрсәләр турында сөйләячәкләр.

19 апрельдә семинарда катнашучылар Татарстан Республикасының Әтнә муниципаль районына барачак. Биредә аларга татар милли бәйрәменең прологы күрсәтеләчәк, Әтнә районында Сабантуй бәйрәмен оештыру тәҗрибәсе белән таныштырачаклар, татар токмачы әзерләү һәм милли бию буенча мастер-класслар үткәрәчәкләр. Программада шулай ук Күл-ле авылында С.Хәким исемендәге Гомуми белем бирү мәктәбендә, халык шагыйре С.Хәким музеенда булу, Әтнә районының фольклор коллективлары концерты каралган.

Семинар тәмамланганнан соң анда катнашучыларга квалификация күтәрү турында сертификатлар һәм таныклыклар тапшырылачак.

Семинар 20 апрельдә тәмамланачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International