Казан Г.Кариев исемендәге Татар яшь тамашачы театры «Наркотикларсыз тормыш» акциясендә катнаша

2013 елның 1 октябре, сишәмбе

16 сентябрьдән 16 октябрьгә кадәр Татарстан Республикасында  «Наркотикларсыз яшәү» акциясе уза.

Әлеге киң колачлы чара Татарстан Республикасы прокуратурасы, республиканың хокук саклау органнары һәм барлык кызыксынган министрлыклар һәм ведомстволар тырышлыгы белән уздырыла. 

Казан  Г. Кариев исемендәге Татар яшь тамашачы театры «Наркотикларсыз тормыш» акциясендә катнаша.  

Кариевлеләр балаларга «Алхимик»   спектаклен  (П.Коэльо, Ф. Янышев һәм Р.Аюпов инсценировкасы) күрсәтә.

Театр әлеге спектаклен Балтач, Кайбыч, Кама-Тамагы һәм Югары Ослан  районнарында күрсәтәчәк. ЯТТ артистлары шулай ук Казан көллиятләрендә һәм техникумнарында чыгыш ясаячак.  

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International