30 сентябрьдә Республиканың Традицион мәдәниятне үстерү үзәге директоры Фәнзилә Җәүһәрова Саха-Якутия Республикасының А.Е.Кулаковский исемендәге Халыклар дуслыгы йорты директоры Яна Игнатьева һәм милли мәдәниятләр бүлеге башлыгы И.Стреколовская белән очрашты.
Очрашуда Татарстан Республикасында һәм Саха-Якутия Республикасында матди булмаган мәдәни мирасны саклап калу һәм аны үстерү мәсьәләләре буенча тәҗрибә уртаклашу һәм фикер алышу булды. 2014 елга мәдәни багланышлар буенча уртак планнар билгеләнде.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте