Татарстан Республикасы Милли музее фондлары 2013 елның төп вакыйгасы белән бәйле эксклюзив экспонатларга баеды

2013 елның 1 октябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Милли музее фондлары 2013 елның төп вакыйгасы белән бәйле эксклюзив экспонатларга баеды.

Универсиада медальләренең тулы комплекты – шул экспонатларның иң кыйммәтлеләреннән, алар 2013 елгы Универсиадага багышланган экспозициянең үзәген тәшкил итәчәк.

Музей фондларына шулай ук ярышларны бәяләүчеләр – судьялар, волонтерлар, техник персонал өчен форма киемнәре, буклетлар, белешмәлекләр  дә тапшырылды.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International