Мәдәният хезмәткәрләре көнендә Татарстан Республикасы Раиса каршындагы Мәдәният һәм сәнгать советы узачак

2024 елның 22 марты, җомга

2024 елның 25 мартында Татарстан Республикасы Раиса каршындагы мәдәният һәм сәнгать советы утырышы узачак. Бу көнне Россия Федерациясендә Мәдәният хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә.

Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, мәдәният һәм сәнгать советы әгъзалары, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары, профильле ведомстволар һәм республиканың алдынгы мәдәният учреждениеләре җитәкчеләре катнаша.

Утырышның темасы - «Татарстан Республикасы үсеше һәм кешенең үзаңын күтәрү факторы буларак, тарих һәм мәдәният өлкәсендә фәнни тикшеренүләр: тармакны фәнни кадрлар белән тәэмин итү, мәдәният учреждениеләрендә фәнни-тикшеренү эшчәнлеген киңәйтү, социаль тикшеренүләр үткәрү, Татарстан Республикасы музейларының реставрация эшчәнлеген үстерү, прототиплаштыру үзәге». Утырышта профессор, икътисад фәннәре кандидаты, Югары икътисад мәктәбенең Икътисад дәүләт секторы үзәге директоры Абанкина Татьяна Всеволодовна катнашачак.

Шулай ук утырыш кысаларында Татарстан Республикасы мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре династияләрен чакыру белән тантаналы кабул итү планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International