«Зур музыка - кече шәһәрләргә» проекты кысаларында Татарстан Республикасы балалар музыка мәктәпләрендә һәм балалар сәнгать мәктәпләрендә мастер-класслар, иҗади очрашулар һәм академик музыка концертлары уза.
2024 елда Казан консерваториясе "Сәнгать күпере" мәдәният өлкәсендә проектларны үстерүгә ярдәм итү фонды тарафыннан гамәлгә ашырыла торган "Зур музыка - кече шәһәрләргә" проектының партнеры булды. «Пилотный» проект Россиянең дүрт төбәгендә, шул исәптән Татарстан Республикасында да 2022-23 елларда үткәрелде. Аның уңышлы гамәлгә ашырылуы турында күпсанлы бәяләмәләр нәтиҗәләре буенча, проект географиясен киңәйтеп, эшне дәвам итү турында карар кабул ителде: агымдагы елда ул 35 кече шәһәрне колачлаячак.
“Зур музыка - кече шәһәрләргә” - илебезнең музыка белеме һәм мәгърифәтчелек традицияләрен ачык чагылдыру ул, һәм без бу проектны шатланып дәвам итәргә һәм үстерергә әзер”, - дип билгеләп үтте Н.Г. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе ректоры Вадим Дулат-Алеев.
«Кече шәһәрләргә зур музыка» проекты, Президент мәдәни инициативалар фонды тарафыннан бирелгән Россия Федерациясе Президенты грантын файдаланып, «Сәнгать күпере» фонды тарафыннан гамәлгә ашырыла.