29 сентябрьдә ТР ДЗКЗ сәхнәсендә «Буэнос-Айресның кан тибеше» программасы белән «LaPrimavera» Казан камера оркестры үзенең 25 нче «көмеш» сезонын ачты. Оркестрга кушылып Аргентинадан килгән танылган җырчы, «Грэмми» премиясе иясе Джулия Зенко җырлады. Рөстәм Абәзов җитәкчелегендәге танылган коллектив музыкантлары белән җырлавы Зенконың Россиядә беренче тапкыр чыгыш ясавы булды.
Концерт программасында күпләргә таныш «хитлар» белән бергә, аз санлы музыка сөючеләр генә белгән музыка да яңгырады. Казанның бию студияләреннән берсендә белем алучы яшьләр башкарган биюләр дә тамашачыны битараф калдырмады.
Кыллы уен коралларына кушылып җырлау Зенкога, үзе әйткәнчә, аеруча зур канәгатьлек биргән. Элегрәк ул Гидон Кремер җитәкчелегендәге оркестр белән хезмәттәшлек иткән инде. Аның шул чакта яздырган һәм үз вакытында «Грэмми» премиясен лаек булган «Мария де Буэнос-Айрес» (А. Пьяццолла) операсыннан Казан сәхнәсендә дә яңгырады.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте