Казанда Татарстан кинематографының йөз еллыгына багышланган тантаналы чара узды

2024 елның 15 марты, җомга

Татарстан кинематографының йөз еллык юбилее уңаеннан тантаналы чара Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт Филармониясендә узды.

Бәйрәм программасында БДБ илләре киностудияләре җитәкчеләре, республиканың кинотармагы ветераннары, режиссерлар, продюсерлар, Татарстан киноучреждениеләре вәкилләре, «Татаркино»ның Мәскәүдән һәм Россиянең башка төбәкләреннән дуслары һәм партнерлары җыелды.

Чараны Татарстан Республикасының халык артисты, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры актрисасы Зөлфия Вәлиева һәм Татарстан Республикасының атказанган артисты, Әлмәт драма театры актеры Динар Хөснетдинов алып барды.

«Татаркино» дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе зур концерт программасы әзерләде: юбилеен La Primavera Казан камера оркестры ачты, аның компанементы астында тамашачылар милли кинематографның барлыкка килүе турында видеофрагмент күрделәр.

Сәламләү сүзләре белән Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова чыгыш ясады һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән «Татаркино» дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе коллективына рәхмәт хаты тапшырды. "Мин сезне чын күңелемнән бүген илебезнең иң өлкән кинооешмаларының берсе гасырына багышланган искиткеч чарада сәламлим. Озак еллар дәвамында учреждение үз эшчәнлегендә төрле юнәлешләрне саклый - киноҗитештерүдән алып кинопрокатка кадәр. Рөстәм Нургалиевич исеменнән “Татаркино” командасына һәм республикабыз территориясендә иҗат итүче барлык кинематографистларга котлау сүзләрен җиткерәм. Йөз ел - саллы яшь, әмма безнең кинода алда - тулы бер тормыш", - дип ассызыклады Ирада Хафизяновна.

Чараның мәртәбәле кунагы - «Союзмультфильм» киностудиясе директорлар советы рәисе, анимацион кино ассоциациясе идарәсе рәисе, М.Горький исемендәге киностудия генераль директоры Юлиан Слащёва булды: «Йөз ел - бу шәп! Төбәк киносын үстерүне дәвам итүче энтузиастлар булуы күңелле. «Татаркино» республиканың һәм бөтен илнең киносәнгатендә яңа буяулар саклап кала алды. Сезгә яңа уңышлы һәм танылган проектлар телим!"

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International