Инновацияләргә ярдәм фонды «Студентлар стартабы» конкурсына 2024 елда заявкалар кабул итүне дәвам итә! Гаризалар 15 апрельгә кадәр кабул ителә. ТР Мәдәният министрлыгы барысын да "Креатив индустрия" юнәлешендә катнашырга чакыра, нәкъ менә бу юнәлешне Казан дәүләт мәдәният институты белән бергә Министрлык җитәкли.
Үз технологик проектыңны үстерү өчен 1 млн сумлык грант 2 мең студент алачак.
Тулырак мәгълүмат: https://fasie.ru/studstartup/
Консультация хезмәтләре РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән тәкъдим ителгән һәм беренче вице-премьер Андрей Белоусов җитәкли торган «Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм шәхси эшмәкәрлек инициативасына ярдәм» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында уздырыла.
Бизнес өчен башка мөмкинлекләр турында «Мой бизнес» үзәгендә 7 (843) 524-90-90 номеры буенча белергә мөмкин.