Икенче Бөтенроссия балалар Фольклориадасына кадәр 100 көн
100 көннән Казанда Икенче Бөтенроссия балалар Фольклориадасы старт ала. 19 нчы июньнән 23 нче июньгә кадәр Татарстан Республикасы башкаласына Россиянең барлык төбәкләреннән 1000нән артык яшь традиция саклаучылар киләчәк.
Эре балалар фольклор фестиваленең ничек узачагы турында «Россия» халыкара күргәзмәсендә сөйләячәкләр. 13 мартта 18:00 сәгатьтә «Безнең Мәдәният» павильонында «Икенче Бөтенроссия балалар Фольклориадасына кадәр 100 көн» дигән кире хисапны тәкъдир итү һәм тантаналы эшләтеп җибәрү була
Проектта катнашучылар - Мәскәүдән, Татарстаннан һәм Чувашиядән балалар фольклор коллективларында тәрбияләнүчеләр, шулай ук мәртәбәле кунаклар: Россия Федерациясе мәдәният министры Ольга Любимова, Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова, Чуваш Республикасының Милләтләр эшләре һәм архив эше буенча министр урынбасары Георгий Богуславский кире счетка старт бирәчәк.
Проект «Халык иҗаты - балаларга» проекты кысаларында Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгының финанс ярдәме белән гамәлгә ашырыла. Оештыручылар: В.Д. Поленов исемендәге Россия Халык иҗаты йорты; Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы; Татарстан Республикасының мәдәният өлкәсендә инновацияләр кертү һәм традицияләрне саклау буенча ресурс үзәк; «Күңел ачу» иҗат инициативасын үстерү үзәге» АНО.