13 марттан 15 мартка кадәр Казанда Татарстан кинематографының йөзьеллыгын бәйрәм итү кысаларында үзбәк киносы көннәре узачак.
Татарстан һәм Үзбәкстан халыкларын күпьеллык дуслык һәм уңышлы хезмәттәшлек бәйли. 2023 елның декабрендә Ташкентта Татарстан киносы көннәре зур уңыш белән узды. Үзбәкстанның татар җәмәгатьчелеге “Татаркино” дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе делегациясен кунакчыл кабул итте, туган якташлык җәмгыяте белән багланышларның мөһимлеген ассызыклады, чөнки илдә күп санлы татар диаспорасы яши.
Татарстан кинематографының гасырын бәйрәм итү кысаларында Үзбәкстан киноэшлеклеләре Казанга җавап визиты белән киләчәк. Үзбәкстан Республикасының атказанган журналисты, җәмәгать эшлеклесе, фәннәр докторы, кино һәм телевидение продюсеры, «Үзбәк кино»да генераль директоры Фирдәвес Абдухаликов һәм продюсер, «Бухорийлар» киностудиясенә нигез салучы һәм генераль директоры Улугбәк Абдуллаев Үзбәкстан киносы көннәрен ачуның мәртәбәле кунаклары булачак, алар программаның киноленталарын тәкъдим итәчәк.
Кинокүрсәтүләргә керү ирекле, алдан «Мир» кинотеатры сайтында теркәлгәнчә: https://kinoteatr-mir.ru/