Яшел Үзәндә “Мәдәният” милли проекты буенча ике объект ачылуга әзерләнә

2024 елның 28 феврале, чәршәмбе

«Мәдәният» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында 2024 елның 29 февралендә Яшел Үзән шәһәрендә Яшел Үзән музыка театры һәм Яшел Үзән тарих-мәдәни мирас музее караячак. Эш барышы белән танышуда Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова, муниципаль район җитәкчелеге катнашачак.

Первомайская урамы, 20 йорт адресы буенча урнашкан Яшел Үзән музее бинасына капиталь ремонт инде төгәлләнгән, хәзерге вакытта экспозицияне яңарту бара. Бюджетның капиталь ремонтка гомуми суммасы 64 826 014,46 сум тәшкил иткән.

Яшел Үзән музыка театрына капиталь ремонт 2023 елда башланган, объектка капиталь ремонт ясауның гомуми суммасы 50 952,4 мең сум тәшкил иткән.

“Мәдәният өлкәсендә милли программа көчле региональ үлчәү алырга, кече шәһәрләрдә һәм илнең бистәләрендә мәдәни тормышның сыйфатын һәм төрлелеген күтәрүне стимуллаштырырга тиеш”, - дип билгеләп үтә РФ Президенты Владимир Путин.

«Мәдәният» милли проектының үзәгендә бөтен ил буйлап мәдәни кыйммәтләр булдыруда катнашу мөмкинлеге һәм мәдәни байлыкларның һәркем файдалана алырлык булуын арттыру. РФ Президенты Владимир Путин башлап җибәргән милли проектлар 2019 елда старт алды.

"Мәдәни байлыкны саклау, мәдәни традицияләрне дәвамлылыгын тәэмин итү, һөнәри сәнгатькә һәм җәмгыятьнең мәдәни потенциалын үстерүне тәэмин итә торган барлык иҗат, мәдәни инновацияләргә ярдәм итү, аларны Россиянең барлык почмакларында һәм аннан читтә трансляцияләү - милли проектның максатчан өстенлекләрен билгели торган төп нокталар", - дип билгели Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International