Казан Кремлендә бөтен Идел буе

2024 елның 15 феврале, пәнҗешәмбе

Казан Кремлендә «Казан Идел буе: халык мәдәнияте образлары» дигән уникаль күргәзмә эшли. Ул хаклы рәвештә Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елында гамәлгә ашырылган төп фәнни-мәдәни проектларның берсенә әверелде.

Исегезгә төшерәбез, проект Татарстан Республикасы Раис Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән Ассамблея һәм Татарстан Халыклар дуслыгы йорты инициативасы буенча уңышлы гамәлгә ашырылды.

Экспозициядә XIX гасырның икенче яртысы - XX гасырның беренче яртысы Идел буе халыкларының 29 костюмлы комплексы тәкъдим ителгән. Бу шәһәр һәм авыл халкының традицион киеме. Калган музей экспонатлары һәм шәхси коллекцияләр нигезендә костюм комплексларының (кием-салым, бизәнү әйберләре, аксессуарлар) күп кенә элементлары кулдан эшләнгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International