ТР Мәдәният министрлыгы Каюм Насыйри исемендәге туган якны өйрәнү буенча I Республика конкурсына старт бирү турында игълан итә

2024 елның 14 феврале, чәршәмбе

Бүген, 14 февральдә татар мәгърифәтчесе, тел галиме, язучы, тарихчы, этнограф Каюм Насыйриның тууына 199 ел тулуы билгеләп үтелә. Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы Каюм Насыйри исемендәге I Республика туган якны өйрәнү конкурсы башлануы турында игълан итә.

Исегезгә төшерәбез, 2025 елда Татарстан Республикасында Каюм Насыйриның 200 еллыгын билгеләп үтәчәкләр.

Конкурсның төп максатлары - Татарстан Республикасы тарихы турында тарихи хәтерне саклап калу, туган як тарихын өйрәнү мәгънәсен бербөтен аңлау формалаштыру, үсеп килүче буынның укыту-танып белү һәм тикшеренү эшчәнлеген стимуллаштыру, шәхси гаилә, коллектив архивлардан мәгълүмат җыю, халык арасында тарихи белемнең әһәмиятен популярлаштыру.

Конкурс 2024 елның февраленнән 2024 елның августына кадәр туган як тарихын популярлаштыру, гражданлык һәм ватанпәрвәрлекне үстерү, шәхси, гаилә, коллектив архивлардан мәгълүмат җыю, халык арасында тарихи белемнәрне актуальләштерү максатларында уздырыла.

Тулырак мәгълүмат Положениедә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International