Татарстан Республикасы мәдәният учреждениеләре «Татаркино» 100 еллыгын бәйрәм итә

2024 елның 13 феврале, сишәмбе

Бүген, 13 февральдә Татарстан Республикасының «Татаркино» Дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе төзелүгә 100 ел тулу билгеләп үтелә (1924).

1924 елның 13 февралендә Татнаркомпрос үзенең системасыннан Дәүләт фотокиноидарәсенең Татар бүлеген аерып чыгара. Бу датаны рәсми рәвештә «Таткино» эшчәнлеген Татарстан АССРда кинематография белән генә шөгыльләнүче беренче мөстәкыйль оешма дип санарга мөмкин.

Бу елларда Татарстанда кино җитештерү зур үсеш юлы узды һәм масштаблы үзгәрешләр кичерде: телсез кинодан башлап аваз, кара-актан төсле, элпәдән цифрлы кинога кадәр.

Технологияләр үсүен дәвам итә, әмма республикада кинематограф элеккечә үк милли кыйммәтләрне популярлаштыру ысулы булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International