Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы Гаилә елына акция эшләтеп җибәрде

2024 елның 30 гыйнвары, сишәмбе

"Бер гаилә! Бер билет! Бер музей! "- мондый акцияне Гаилә елында Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы эшләтеп җибәрде. Бер керү билетына теләсә кайсы гаилә Алабуганың иң кызыклы һәм мавыктыргыч музейларына барырга мөмкин.

Ел дәвамында Алабуга дәүләт музей-тыюлыгында күп кенә гаилә чаралары, музейларда интерактив экскурсияләр, Алабуганың тарихи кварталы буйлап гаилә җәяүләп йөрүләр, мастер-класслар, керү билетларын уйнату планлаштырылган.

«Бер гаилә! Бер билет! Музейларга Алабуга, Яр Чаллы, Казан, Әлмәт, Бөгелмә, Ижевск, Балашиха, Геленджик һәм хәтта Алтай краеннан 20 дән артык гаилә килгән.

Акциядә катнашучыларның берсе Геленджиктан Василий Иванов: «Татарстанны карарга килдек, Алабугага кердек. Бер билет өчен бөтен гаилә белән уза алуларына гаҗәпләндек. Шуңа күрә, планлаштырганга караганда, күбрәк музейларга бара алдык".

Акция шартлары һәм барлык планлаштырылган чаралар турында тулырак музей-тыюлык сайтында белергә була - www.elabuga.com

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International