Казанның тарихи үзәген торгызу хроникасы басылып чыкты

2013 елның 24 сентябре, сишәмбе

«Сәнгать дөньясы: Халыкара антиквариат институты ASG хәбәрләре» фәнни журналының өченче саны дөнья күрде.

Журналның яңа номеры тулысынча сәнгать әсәрләрен реставрацияләүгә багышлана.

Казан мэриясе белән ASG компанияләре төркеменең  дәүләт-хосусый партнерлыгы проектының беренче этабы йомгаклары журналның яңа санында мөһим урын тота. Тиңдәшсез бу программа бөтен Россиядә белгечләрнең игътибарын үзенә җәлеп итте һәм тарих, архитектура, тарихи шәһәрләрнең архитектур мирасын саклау теориясе һәм практикасы өлкәсендә фәнни тикшеренүләр объектына әверелде.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International