16 сентябрьдән 16 октябрьгә кадәр Татарстан Республикасында бер ай дәвамында наркотикларга каршы «Наркотикларсыз тормыш» дигән чаралар уза.
Бу чара Татарстан Республикасы прокуратурасы һәм Татарстан Республикасында наркотикларга каршы көрәш комиссиясе, Россиядә наркотиклар әйләнешенә контроль буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе тарафыннан республикада наркотиклар белән бәйле вазгыятьне яхшырту максатларында оештырыла, масштаблы мәгълүмати-кисәтү чаралары уздырыла.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте