22 сентябрьдә Башкортостан башкаласында Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры гастрольләре тәмамланды. Бу көнне тамашачылар соравы буенча театр өстәмә спектакль – К.Тинчуринның «Зәңгәр шәл»ен уйнады.
Гастрольләрне ябу тантанасы М. Гафури исемендәге Башкорт Академия драма театры сәхнәсендә узды.
Камал театры үзенең 108 елгы сезонын 4 октябрьдә шулай ук әлеге спектакль белән ачачак.
Хөрмәтле журналистлар! Театр сезне 25 сентябрьдә 11 сәгатьтә (кече залда) яңа сезон ачылуга багышланган матбугат конференциясенә чакыра.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте