В.И.Качалов исемендәге театр «Алтын фил» фестиваленең өч номинациясендә җиңеп чыкты

2013 елның 24 сентябре, сишәмбе

22 сентябрьдә Самарада I Төбәкара  «Волга театральная» фестивален ябу тантанасында   В.И.Качалов исемендәге  Казан академия  рус Зур драма театры өч номинациядә җиңүче дип игълан ителде.  

Татарстан Республикасының Халык артисты, Тукай премиясе лауреаты Михаил Галицкий – «Ир-ат ролен иң яхшы башкарган өчен» номинациясендә,  Татарстан Республикасының Атказанган артисты Марат Голубев «Икенче пландагы ир-ат ролен иң яхшы башкарган өчен» номинациясендә, театрның баш рәссамы, Россиянең Атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Республикасының Халык рәссамы,  Тукай премиясе лауреаты Александр Патраков «Иң яхшы сценография» номинациясендә җиңү яулады. 

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International