24 сентябрьдә 14 сәгатьтә Алабуга музей-тыюлыгының Көмеш чор китапханәсендә Марина Цветаевага багышланган шигырь укучылар конкурсы узачак. Беренче тапкыр конкурс 2008 елда үткәрелде.
Алдагы еллардан аермалы буларак, быел Нәфис сүз конкурсы мәктәп балалары һәм студентлар гына түгел, бәлки олылар арасында да игълан ителде. 2013 елда Алабуга музей-тыюлыгы 16 яшьтән алып 50 яшькә кадәр теләгән һәркемне Нәфис сүз конкурсында катнашырга чакыра.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте