Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова Татарстан Республикасы Раиса каршындагы Инвалидлар эшләре советы составына керде. Указга үзгәрешләр бүген кертелде һәм Татарстан Республикасының рәсми порталында басылып чыкты.
Шулай ук Совет составына Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясе рәисе Елена Кузьмичева кертелде.
Указ имзаланган көннән үз көченә керде.