М. Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театрының яңа сезонында “Алтын Урда” балеты беренче премьера булды. Әлеге масштаблы тамаша театр сәхнәсендә 22 сентябрьдә күрсәтелде.
Бу проект өч ел дәвамында әзерләнде. Спектакльнең режиссеры - Георгий Ковтун, үзенең сәхнә экспериментлары белән киң танылган сәнгатькәр. Казан сәхнәсендә ул "Спартак", "Кыйссаи Йосыф", "Пер Гюнт" балетларын, "Кармен"операсын куйды.
Либретто авторы – шагыйрь Ренат Харис. Музыканы композитор Резеда Ахиярова язган. Балетмейстер-сәхнәгә куючы - Россиянең Атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның Халык артисты, халыкара конкурслар лауреаты Георгий Ковтун (Санкт-Петербург). Музыкаль җитәкче һәм дирижер - Россиянең һәм Татарстанның Атказанган сәнгать эшлеклесе, Тукай премиясе лауреаты Рөстәм Абәзов.
Кыскача эчтәлеге
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте