“Әкият» курчак театрында тантаналы рәвештә «Шомбай-fest» I халыкара курчак театрлары фестивале ачылды

2013 елның 23 сентябре, дүшәмбе

23 сентябрьдә  “Әкият» курчак театрында тантаналы рәвештә «Шомбай-fest» I халыкара курчак театрлары фестивале ачылды.

Анда күп кенә рәсми затлар, шәрәфле кунаклар катнашты. 

Фестивальдә Франция, Төркия, Таҗикстан, Ингушетия, Рязань, Белгород, Вологда, Кострома, Брест, Башкортостаннан һәм башка төбәкләрдән иң яхшы курчак театрлары үзләренең иң уңышлы спектакльләрен күрсәтәчәкләр .

Фестивальдә мәртәбәле жюри түбәндәге номинацияләрдә спектакльләргә бәя бирәчәк: «Иң яхшы спектакль»; «Режиссерлык өлкәсендә иң яхшы эш»; «Иң яхшы актер»; «Икенче планда уйнаучы иң яхшы актер»; «Иң яхшы рәссам»; «Иң яхшы музыкаль бизәлешле спектакль»; «Фестивальдә яңалык».

Программага 20 спектакль кергән, алар арасында балалар өчен генә түгел, олылар өчен дә спектакльләр бар.

23 сентябрьдә  15 сәгатьтә «Әкият»  татар дәүләт  курчак театры Гадел Хәеровның татар халык әкиятләре нигезендә иҗат ителгән «Өч кыз» спектаклен күрсәтәчәк.  

Элемтә өчен: 2377005, 89046651814.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International