Фатих Кәримнең 115 еллыгына багышланган искә алу чаралары

2024 елның 9 гыйнвары, сишәмбе

2024 нче елның 9 нчы гыйнварында Татарстан Республикасы Милли музее – Фатих Кәримнең истәлек тактасы янында шагыйрьне искә алачак һәм Милли музейда шигъри-музыкаль кичә белән экскурсия оештырачак. Экскурсия дәвамында сез шагыйрьнең шәхси предметлары белән таныша алачаксыз. Искә алу чарасы Миславский урамы, 8 нче йорт каршында иртәнге сәгать 10да башланачак.

1909 елның 9 гыйнварында Россиянең элекке Уфа губернасы Бәләбәй өязе (хәзерге Башкортстан Республикасының Бишбүләк районы) Ает авылында мулла гаиләсендә туа. 1925 нче елдан башлап әдәбият белән шөгелләнә башлый, әмма 1938 нче елның 3 нче гыйнварында кулга алына. 1939 елның 14 мартындагы ябык утырышында Фатих Кәримне ун елга ирегеннән мәхрүм итәргә һәм, шуңа өстәп, тагын биш елга гражданлык хокукларыннан чикләргә дигән хөкем карарын игълан итәләр. Язучы Кави Нәҗми һәм генерал Якуб Чанышевларның Фатих Кәримне гаепсез итеп күрсәткән гаризалары бер-бер артлы барып ирешкәч кенә, СССРның Югары мәхкәмәсе Фатих Кәримнең «җинаять эше»н яңадан тикшерүгә куярга мәҗбүр була. Бу тикшерү барышында шагыйрьне төньяктагы ерак лагерьдан Казан төрмәсенә кире кайтаралар. Ниһаять, 1941 елның 1 декабрендә, инде Алмания белән канлы сугышлар барган көннәрдә, Аны иреккә чыгаралар. Һәм декабрь аеның        30 ында Фатих Кәрим нәкъ менә бу йорттан фронтка чыгып китә.

1942 елның февраленнән 1945 елның февраленә кадәр, ягъни өч ел буена, Фатих Кәрим фронтның алгы сызыгында була, солдат һәм кече офицер, взвод командиры сыйфатында Мәскәү яныннан алып Көнчыгыш Пруссиягә хәтле сугышчан юл уза, Украинаны, Белоруссияне, Карпат илләрен азат итүдә катнаша, ике тапкыр яралана, шәхси батырлыклары өчен орден-медальләр белән бүләкләнә. Ә сугыш бетәргә санаулы көннәр калганда, 1945 елның 19 февралендә, Көнчыгыш Пруссиядәге соңгы сугышларның берсендә утыз алты яшьлек шагыйрь дошман пулясыннан һәлак була. Күмелгән урыны шундагы Туганнар каберлегендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International