24 сентябрьдә С. Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концерт залында Дәүләт симфоник оркестрының яңа концерт сезоны ачылу уңаеннан матбугат конференциясе булачак

2013 елның 20 сентябре, җомга

24 сентябрьдә 12 сәгать 30 минутта С. Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концерт залында Дәүләт симфоник оркестрының яңа 48 нче концерт сезоны ачылу уңаеннан матбугат конференциясе узачак. Ә 11 сәгатьтә Казан югары уку йортлары студентлары, ветераннар өчен концерт булачак, ачык репетиция форматында уза, концертта тамашачылар беренче тапкыр Малерның Бишенче симфониясен тыңлый алачак.

Төп темалар: узган елга йомгак ясау, яңа сезонның премьералары һәм башкалар.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International