20 сентябрьдә «Созвездие-Йолдызлык» яшьләр эксперименталь музыка театры икенче сезонын ачарга җыена. Бу кичтә тамашачылар игътибарына А.П.Чеховның бер актлы әсәрләре буенча куелган «Шампанское! Шампанское! Шампанское!» спектакле тәкъдим ителә (спектакль премьерасы 2013 елның июнь аенда булды).
«Созвездие-Йолдызлык» яшьләр театры 2013 елның 25 февралендә ачылган иде. Бу проект Татарстан Республикасы Президенты ярдәме белән тормышка ашырылды. Театрга Гладилов урамындагы сәүдәгәр Алафузов утарының борынгы бер бинасы тапшырылды. Труппада нигездә «Созвездие-Йолдызлык» фестивалендә төрле елларда җиңү яулаучылар, профессиональ артистлар – РУТИ-ГИТИСны төрле елларда тәмамлап чыгучылар һәм студентлар, шулай ук «Калейдоскоп» яшьләр театры актерлары уйный. Театр спектакльләре башлыча балалар һәм яшьләр аудиториясенә атап куела.
Беренче сезонда тамашачылар театрга бик теләп йөрде.
«Икенче сезонда репертуарны киңәйтергә уйлыйбыз, - диде театрның баш режиссеры Эдуард Сажин. – Тиздән М.Эннекен һәм М.Мэйо комедиясе буенча «Ялганчы» дигән спектакль күрсәтеләчәк».
89274362041, ksenia-kri-sag@mail.ru.
Пресс-служба Министерства культуры Республики Татарстан