Татарстан Республикасы Милли музеенда Бөтендөнья укытучылар көненә багышланган декада кысаларында чаралар уздырыла

2013 елның 19 сентябре, пәнҗешәмбе

9 22 октябрьдә  Татарстан Республикасы Милли музеенда Бөтендөнья укытучылар көненә багышланган декада кысаларында чаралар уздырыла.

Ел саен Татарстан Республикасы Милли музее мәгариф өлкәсе хезмәткәрләренә багышлап «Музей – белем бирү территориясе» дигән махсус программа әзерли. Аның төп максаты – музейларга йөрүне укытучының белем һәм тәрбия бирү эшчәнлегендә мөһим бер чарага әверелдерү.

Ай дәвамында Татарстан Республикасы Милли музеенда  презентациләр, семинарлар, түгәрәк өстәлләр узачак. Программа 22 октябрьдә «Укытучы! Исемең алдында синең…» дигән акция белән тәмамланачак. Чарага музейлар белән тыгыз элемтәдә тору эшчәнлекләренең аерылгысыз бер өлешен тәшкил иткән укытучылар чакырылган.

Элемтә өчен телефон: 292-32-18.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International