19 сентябрьдә орган музыкасы концерты белән С.Сәйдәшев исемендәге ДЗКЗ яңа сезонын ачты.
Концерт «Дөнья соборлары музыкасы» циклында беренчесе булды. Америка һәм Франциянең хәзерге заман композиторлары әсәрләрен Джеймс Хигдон башкарды.
Джеймс Хигдон — Канзасс университеты профессоры (АКШ), Канзас-ситидагы Спаситель чиркәвенең музыка җитәкчесе. АКШ, Германия, Франция, Канада, Россия халыкара конкурслары жюри әгъзасы.