2023 нче елның 1-7 нче декабрь көннәрендә Казанда XV Бөтенроссия «Һөнәр» яшь режиссура фестивале узды. Ел саен фестиваль кысаларында театр тәнкыйтьчеләре иң яхшы спектакльләрне бәяли. Җиде көн дәвамында илебезнең төрле төбәкләренең иң сәләтле коллективлар үз тәҗрибәләре белән уртаклаша, экспертлар фикерен ишетә.
Татарстанның мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин «Һөнәр»не уздыру алдыннан оештырылган матбугат конференциясендә фестивальнең әһәмиятен ассызыклаган иде:
«Республикабызда соңгы 5-7 ел эчендә театр сәнгате өлкәсендә фестивальләр күп оештырыла. Алар арасында «Һөнәр» яшь режиссура фестивале аерым урын алып тора. Миңа калса, фестивальнең дәрәҗәсе, сыйфаты күп факторларга бәйле: катнашучылар санына, аларның географиясенә, ә иң мөһиме – андагы белгечләрнең кем булуына. Оештыручыларга, жюри әгъзаларына һәм берничә ел рәттән катнашып, «Һөнәр»нең дустына әйләнгән кунакларыбызга рәхмәт. Бу безнең өчен, театр сәнгатен үстерү өчен бик мөһим».
Быелгы унбишенче юбилей фестивалендә унбиш театр катнашты. Фестиваль дәвамында барлыгы алты мәйданчыкта уналты спектакль тәкъдим ителде. «Һөнәр»гә Татарстан театрлары белән беррәттән, Ачинск (Красноярск крае), Барнаул (Алтай крае), Сарапул (Удмуртия Республикасы), Губаха (Пермь крае), Туймазы (Башкортстан Республикасы), Чабаксар (Чувашия Республикасы) театр коллективлары да килгән иде.
«Һөнәр» программасын яшьләр һәм үсмерләр өчен спектакльләр тәшкил итте. Катнашучы театрлар мәктәп программасындагы әсәрләрне дә, шул ук вакытта заманча драматургияне дә сайлап эш иткән. Шунысын да әйтергә кирәк, быелгы «Һөнәр» Педагог һәм остазлар елында үтте. Шул уңайдан фестивальдә «Остаз һәм аның яшь командасы» дип аталган махсус программа да булдырылган иде. Аның кысаларында тамашачыларга һәм экспертларга ике спектакль - Кариев театрының «Ал җилкәннәр»е (реж. Ренат Әюпов) һәм Камал театрының «Игезәге» (реж. Рамил Гәрәев) күрәтелде.
Фестиваль барышында катнашучылар өчен белем бирү программасы да әзерләнгән иде. Танылган театр тәнкыйтьчеләре Жанна Зарецкая, Марина Шимадина, Юлия Клейман һәм Нияз Игъламов Татар китабы йортында театр дөньясындагы актуаль темаларга лекцияләр укыды.
«Һөнәр»нең ябылу тантанасы Г.Кариев исемендәге театрда «Доминанта» камера драма театры (Пермь крае) спектакле белән үтеп китте. Чарада тәнкыйтьчеләр, мәдәни күзәтүчеләр һәм театрның якын дуслары катнашты. «Бүген без унбишенче яшь режиссура фестивален тәмамлыйбыз. Җиде көн дәвамында без төрле театрларның спектакльләрен карадык. Безнең белән булган тамашачыларга, театр тәнкыйтьчеләренә, экспертларга рәхмәт белдерәм», – дип рәхмәт сүзләрен җиткерде Кариев театры директоры, XV Бөтенроссия «Һөнәр» яшь режиссура фестиваленең башкарма директоры Луиза Шарова.
«Һөнәр»дә катнашкан хөрмәтле кунаклар да үз фикерләрен һәм теләкләрен җиткерде.
Юлия Клейман, театр тәнкыйтьчесе:
«Минем өчен бу тулы күләмдә татар мохитенә «чуму» булды. Татар театрын бәяләү кызыклы тоелды. Әмма тулаем программа турында әйтсәк, кечкенә шәһәрләрнең спектакльләре дә минем өчен кадерле булды. Нияз Игъламов (фестивальнең кураторы) бу чарага әле зур фестивальләрдә үзләрен танытмаган яшь режиссерларның эшләрен алып килә. «Һөнәр»дә без аерым шәхесләрнең сәләте һәм тырышлыгы нәтиҗәсендә барлыкка килгән сәнгатьне күрәбез».
Жанна Зарецкая, театр тәнкыйтьчесе:
«Һөнәр» минем өчен татар режиссурасы фестивале буларак кызыклы. Татар мәдәниятенең бер үзенчәлеге бар: ул үзенә гашыйк итәргә, үзенең дустына әверелдерергә тырыша. Фестивальнең һәр спектакле шундый иде. Аларны карагач, телне өйрәнү, аның ничек төзелүен аңлау теләге туа. Үз мәдәниятегезгә шундый игътибарлы булуыгыз өчен рәхмәт сезгә!
Айдар Әхмәдиев, мәдәни күзәтүче:
«Һөнәр» экспертларга гына түгел, ә театр белән шөгыльләнүче яшь блогерларга фикерләре белән алышырга, тәҗрибә тупларга, яңа исемнәр белән танышырга мөмкинлек бирә. Ә инде фестивальгә килгәндә, миңа калса, ул үзенең төп максатын үтәде. Чыннан да, без быел үзебез өчен яңа исемнәр ачтык. Яңа пьесаларны күрү Казан тамашачысы өчен – бәхет. Яшәсен фестиваль, яшәсен театр!»
Елена Шевченко, мәдәни күзәтүче:
«Фестиваль өчен 15 ел – шактый зур вакыт. Бу еллар эчендә ул Россиядәге фестиваль хәрәкәтендә ныклап урнашты һәм театр картасында үз урынын алды. «Һөнәр» яшь режиссерларга үзләрен таныту, театрларга башка шәһәрләрдәге коллегалары белән аралашу, ә тамашачыларга кызыклы иҗади эзләнүләрнең шаһитлары булу мөмкинлеген бирә».