25-27 сентябрьдә Алабугада беренче рус хатын-кыз офицеры, 1812 елгы Ватан сугышында катнашкан талантлы язучы Н.А. Дурованың 230 еллыгына багышланган тантаналы чаралар узачак. Россиянең борынгы шәһәрләреннән берсе – Алабугада Дурова утыз елдан артыграк гомерен уздырган.
Чаралар программасында Дуровага багышланган тантаналы митинг, шәрәфле каравыл, салют, күргәзмә оештыру каралган.
Алабуга дәүләт музей-тыюлыгында “Н.А.Дурованың сайланма әсәрләре” китабы тәкъдим ителәчәк, анда язучының романы һәм повестьлары кергән. Бу әсәрләр Россия милли китапханәсе фондларында 200 елдан артык сакланган һәм моңарчы бер тапкыр да басылмаган.
Моннан тыш «Н.А.Дурова: сугышчы, язучы,шәхес» дигән халыкара фәнни-гамәли конференция булачак.
Хөрмәтле журналистлар! Аккредитация узу өчен elmuseum@mail.ru адресына языгыз.
Элемтә өчен: 8(85557) 7-53-25; 8-917-270-99-88 – Светлана, e-mail: elmuseum@mail.ru
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте