«Әкият» курчак театрында «Шомбай-fest» I халыкара курчак театрлары фестиваленә әзерлек бара

2013 елның 18 сентябре, чәршәмбе

«Әкият» курчак театрында «Шомбай-fest» I халыкара курчак театрлары фестиваленә әзерлек бара . Ул Казанда 23 сентябрьдә ачылачак. 9 сәгать 30 минутта фестивальдә катнашучылар тантаналы рәвештә Петербург урамы буйлап театрга таба узачак.

Фестивальдә Россиянең танылган коллективлары һәм чит ил кунаклары үзләренең иң яхшы спектакльләрен күрсәтәчәк. 

Спектакльләр зур һәм кече залларда барачак.  Фестиваль кысаларында барлыгы 20 спектакль куелачак. Шунысын да әйтергә кирәк, программага балалар өчен генә түгел, өлкәннәр өчен дә спектакльләр кертелгән.

«Шомбай-fest»та катнашкан коллективлар барысы да дипломнар һәм оригиналь истәлекле бүләкләр алачак.  Спектакльләрне мәртәбәле жюри бәяләячәк.  

Жюри «Иң яхшы спектакль»; «Иң яхшы режиссерга»; «Иң яхшы актерга»; «Икенче пландагы рольне иң яхшы башкаручыга»; «Иң яхшы рәссамга»; «Иң яхшы музыкаль бизәлешле спектакль»; «Фестивальнең яңалыгы» номинацияләрендә җиңүчеләрне билгеләячәк.

Фестивальдә шулай ук балалар жюрие дә эшләячәк.  

Курчак театрлары фестивале Татарстанда беренче тапкыр уздырыла.  

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International