28 сентябрьдә 18 сәгатьтә Байлар Сабасы поселогының Мәдәният йортында «Күп аһәңле Татарстан» дип аталган традицион халык музыка уен коралларында уйнаучыларның республикакүләм бәйрәме уза.
Чарада иң оста башкаручылар, коллективлар, Татарстан Республикасында уздырылучы конкурслар лауреатлары катнаша.
Бәйрәмдә теләгән теләсә-кемгә сәхнәгә күтәрелеп үз талантын күрсәтү мөмкинлеге бирелә. Бердәнбер таләп – уен коралы булсын. Шулай ук тамашачылар арасында викторина уздыру да каралган.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте