16 сентябрьдә Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә «Иран һәм Татарстан хатын-кызлары дуслыгы атнасы»на килгән кунаклар делегациясе булып китте.
Чараның максаты – Татарстан белән Иран арасында мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә багланышларны ныгыту.
Китапханәнең фасады һәм эчке бизәлеше аның хезмәткәрләрендә генә түгел, барлык татарстанлылар күңелендә горурлык хисе тудыра торган федераль дәрәҗәдә әһәмияткә ия булган архитектура истәлеге булып торган төп бинасында кунаклар өчен махсус рәвештә кызыклы экскурсия уздырылды.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте