Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында 108 сезон ачылу уңаеннан матбугат конференциясе үткәрелә

2013 елның 18 сентябре, чәршәмбе

Хөрмәтле журналистлар! Сезне Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры 108 сезон ачылу уңаеннан матбугат конференциясенә чакыра. Конференция 25 сентябрьдә 11:00 сәгатьтә театрның кече сәхнәсендә була.

Катнашалар: Фәрит Бикчәнтәев – Россиянең һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, театрның баш режиссеры; Илфир Якупов – театр директоры; Нияз Игламов – театрның әдәби бүлек мөдире, театр тәнкыйтьчесе; Илгиз Зәйни – “Мәхәббәт FM” премьерасының авторы һәм режиссеры; Лилия Әхмәтова – “Авыл эте Акбай” премьерасының режиссеры.

Исегезгә төшерәбез, 4нче октябрьдә 19 сәгатьтә Кәрим Тинчуринның “Зәңгәр шәл” спектакле белән Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры 108нче сезонын ача.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International