«Милли мультFest» өченче республика балалар кинофестиваленең шорт-бите

2023 елның 21 ноябре, сишәмбе

«Милли мультFest» республика балалар кинофестивале Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән «Татаркино» дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе тарафыннан өченче тапкыр уздырыла. Фестивальдә катнашу өчен республика районнарыннан һәм шәһәрләреннән 497 эш теркәлгән.⁣

Фестивальнең финалы 25 ноябрь көнне 11 сәгатьтә «Мир» кинотеатрында узачак. Җиңүчеләрнең эшләре зур экраннарда күрсәтеләчәк.⁣⁣⠀

«Милли мультFest» республика балалар кинофестиваленең шорт-битенә 24 эш кертелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International