Кичә 16 сентябрьдә Төркия Республикасының Казандагы консуллыгы бинасында фоторәссам Мостафа Дедеоглуның «Истанбул һәм башкалар» дигән фотокүргәзмәсе ачылды.
Төссез фотолардан төзелгән бу күргәзмә – авторның Истанбул дип аталган “кече җиһан”га мәдхия җырлавы, аның бу шәһәрдәге тормыш-яшәешкә үзенчәлекле карашы. Якынча 30 эштән торган бу күргәзмә Чувашстанның Милли музеенда зур уңыш казанды инде.
Күргәзмә кысаларында автор һәм Төркия тарихы белгечләре катнашында «Түгәрәк өстәл» узды.
Күргәзмәне 16 октябрьгә кадәр Консуллык бинасында 14 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр карарга була.
Элемтәгә керү өчен телефон: (843) 299 53 10, рәсми сайт: www.mustafadedeoglu.com